Ульяновск өлкәсе губернаторы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Очрашуда сүз өлкәдә Ислам динен, төгәлрәге традицион исламны саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында булды.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ").  Ульяновск өлкәсе Губернаторы Мәүлид бәйрәме уңаеннан татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.Мөселманнарның изге Мәүлид бәйрәме уңаеннан Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов Димитровград шәһәре һәм бу яклардагы район авылларындагы имамнар, мөхтәсибләр һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.Димитровградның "Восход" мәдәният сараенда узган бу очрашуда сүз өлкәдә Ислам динен, төгәлрәге традицион исламны саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында булды.Авыллардан килгән имамнар үз төбәкләрендә булган проблемалар хакында өлкә җитәкчесенә җиткерде. Сергей Иванович үз чыгышында гаилә йолаларын саклау, ата-анага хөрмәт турында сөйләде. Ул бу унайдан татар гаиләләрендә бу эшнең югары дәрҗәдә булуы хакында әйтте.Мәҗлес азагында өлкә җитәкчесе мәчетләргә күбрәк яшьләрне тарту мәсьәләсен дә күтәрде. Сер түгел, бүген мәчетләргә генә түгел, чиркәүләргә йөрүчеләр саны да бик аз. Ул гыйбадәтханәләр күп, анда йөрүчеләр саны гына аз булуын әйтте.Соңыннан кунаклар тамаша залында Мәүлет бәйрәменә багышланган театральләштерелгән зур концерт программасын карады. Ә көннең икенче яртысында алар Мәләкәс районы Новоселки авылындагы яңа мәчетне ачуда катнашты.