Казанда “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе эшли башлый

Проектта Россия төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькәчә 100 актив мөселман катнашуы көтелә

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының М.Межлаук урамы, 3/45 йорт адресы буенча урнашкан бинасында “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе ачыла. Мәктәпне ачу тантанасы 10.00гә билгеләнгән.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли торган Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән оештыра. Әлеге проект былтыр уздырылган “Мәхәллә 2.0” мәктәбенең дәвамы булып тора. Проектта Татарстан Республикасыннан, Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Мәскәү өлкәсеннән 18 яшьтән 35 яшькәчә 100 актив мөселман катнашуы көтелә.

Мөселман лидеры мәктәбенең форматы күпьяклы. Аерым алганда, аның кысаларында лекцияләр, шәхесне үстерүгә юнәлтелгән тренинглар, илебезнең әйдәп баручы дин әһелләре, дөньяви җәмгыятьтә уңышка ирешкән социаль актив мөселманнар катнашында очрашулар уздыру күздә тотыла. Лекторлар һәм экспертлар исемлегендә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы һәм Мәскәү шәһәрләре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Аләүтдинов һ.б. бар.

Катнашучыларга планлаштыру, проектлаштыру һәм проектны тормышка ашыру юллары белән танышу мөмкинлеге булдырыла. Ораторлык осталыгы, риторика, дәлилләү буенча дәресләр үткәрү дә ниятләнә. Мәктәптә мөселманнарның бүгенге җәмгыятьтәге урыны, дәүләт һәм коммерциячел структуралар белән элемтә булдыру мәсьәләләре каралачак.

“Мәхәллә 2.1” мәктәбендә катнашучылар смена ахырында үз проектын булдырып, аны гамәлгә ашыру юлларын билгеләргә тиеш була. Проектлар ислам мәгарифе, социаль инфраструктура, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү, сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булдыру юнәлешендә башкарылырга мөмкин.

Проектта катнашучылар Казанның Универсиада авылында яшәр дип планлаштырыла. Юл бәясен түләүдән кала, барлык чыгымнарны оештыручылар үз өстенә ала.

Мөселман лидеры мәктәбен 23 ноябрь көнне “Илаһи моң” рухи мирас (Коръән аятьләрен дөрес итеп көйләү, мөнәҗәтләр, бәетләр) фестивале белән төгәлләү ниятләнә.