21 октябрьдә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

Быел форум «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумы кысаларында оештырыла.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 21 октябрьдә Казанда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Быел әлеге форум «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумы кысаларында оештырыла.

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәре Форум вакытында, аерым алганда, дини уку йортларында белем бирү үзенчәлекләре, Татарстанда дини белем һәм дини тәрбия бирү системасы белән бәйле мәсьәләләрне караячаклар.

Форумда катнашучыларга ТР Диния нәзарәтенең онлайн-мәдрәсә проекты, шулай ук Алабуга шәһәренең «Ихсан» гомуми белем бирү мәктәбе мисалында үсеп килүче буынга дини һәм әхлакый тәрбия бирү үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.

Казанда 22 октябрьдә ачылачак симпозиумда шулай ук мөселман мәгарифе үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Моннан тыш, форум һәм симпозиум барышында Татарстан мөселман уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәренә һәм укуда алдынгы булган студентларына ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре, шул исәптән, Мөфтинең Рәхмәт хатлары һәм исемле стипендияләре тапшырылачак.

Мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы 21 октябрьдә иртәнге сәгать 9:00да «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында башлана.