Әлмәт районында мәчетнең 25 еллыгын билгеләп уздылар

Бу тантаналы мәҗлес Кичүчат авылында узды.

(Әлмәт, 19 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында мәчетнең 25 еллыгын билгеләп уздылар. Бу тантаналы мәҗлес Кичүчат авылында узды, дип яза җирле басма.

Анда район мәчетләре имамнары, авыл халкы, мәчеткә йөрүчеләр һәм мөхтәрәм кунаклар җыелган иде. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән авыл җирлеге башлыгы Равил Шәйхетдинов барчасын сәламләп, котлау сүзләре юлладылар. Ризаэддин Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова белән ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рифкать Шаһиев авылның тарихи кыйммәтләре, күренекле шәхесләре турында әңгәмә алып бардылар. Чара мул табын артында тәмамланды.