"Сөләйман" мәчетендә корбанлыкларга заказлар кабул ителә башлады

Корбан бәйрәме көннәре җиткәч, корбанлыкны суюны, эшкәртүне мәчеттә үк башкаралар

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Казанның "Сөләйман" мәчетендә корбанлыкларга заказлар кабул ителә башлады. Мәчеткә корбанлык өчен сарыклар Дагыстаннан кайтарыла. Бу ун ел дәвам итә.
Корбан чалдырырга заказ биргән кеше мәчеткә килеп акчасын түли, аның кулына квитанция тапшырыла. Корбан бәйрәме көннәре җиткәч, корбанлыкны суюны, эшкәртүне мәчеттә үк башкаралар. Билгеле булганча. Быел Корбан бәйрәме 6 ноябрьгә туры килә.