news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Сөләйман авылында мәчет ачылды

Соңгы тапкыр Сөләйман авылында азан моннан 20 элек яңгыраган булган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Вагай районы Сөләйман авылында мәчет ачылды.

«Ничә еллардан соң Төмән өлкәсенең Вагай районы Сөләйман авылында кабат азан тавышы ишетелде», — дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты. Гыйбадәт йорты өлкә хөкүмәтенең финанс ярдәме белән һәм иганә акчаларына төзекләндерелгән.

Соңгы тапкыр Сөләйман авылында азан моннан 20 элек яңгыраган булган.

«Барлык өлкәләр, барлык ил буенча мәчетләр салына, безнең исә революциягә кадәр үк мөселман гыйбадәт йорты булган. Шуның өчен Аллаһ йортын төзекләндерәсебез килде, без моны Аллаһ хакына башкардык. Диния нәзарәте һәм хөкүмәт ярдәм итте», — ди мәчетне торгызуның инициаторы Октябрист Зарипов. Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков әлеге эшкә үз фатихасын биргән. Нәтиҗәдә, 2017 елда ремонт эшләре башланган һәм быелның сентябрендә мәчет яңадан ачылган.

Мәчеттә балаларга дини белем бирү эшенә мөселманнарның дини оешмасы рәисе итеп сайланган Эльмира Хәбибуллаева билгеләнде.

Мөселманнарны мәчет ачылышы белән котларга өлкә үзәгеннән кунаклар да килгән. Халык алдында җирле администрация вәкилләре һәм Төмәннән дин әһелләре чыгыш ясады. Рәсми өлештән соң Вагай районы имам-мөхтәсибе Әхмәт хәзрәт Ишмөхәммәтов җитәкчелегендә мөселманнар өйлә намазы укыды. Намаздан соң бәйрәм табыны әзерләнде.

Сөләйман авылында ике йөзгә якын кеше яши, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100