Ураза бәйрәме — 30 сентябрьдә

Быел да Кол Шәриф мәчетендәге төп бәйрәм чарасы “Яңа гасыр”дан трансляцияләнәчәк
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). 30 сентябрьдә Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза бәйрәме үтәчәк. Алдагы еллардагы кебек үк, быел да төп бәйрәм чарасы башкаланың Кол Шәриф мәчетендә уза. Бәйрәм вәгазен һәм гает намазын анда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый укыячак.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кол Шәриф мәчетендәге бәйрәм чарасы “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Ул иртәнге 6.00 сәгатьтә башлана һәм 7 сәгать 30 минутта тәмамлана.