Кемеровоның яңа Үзәк мәчете лифтлар белән җиһазландырылачак

Октябрьнең беренче яртысында Кемеровода Үзәк мәчетне ачу планлаштырылган
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрьнең беренче яртысында Кемеровода Үзәк мәчетне ачу планлаштырылган. Ул 400 кешегә исәпләнгән һәм кайсыдыр ягыннан Казанның Кол-Шәриф мәчетен хәтерләтәчәк. Анда дини-мәдәни үзәк, мөселман уку йорты - мәдрәсә, һәм шулай ук йолалар үти торган зал урнашачак. Гыйбадәтханә өлкә мөселманнарының сәдака акчаларына төзелә, дип хәбәр итә Ислам яңалыклары сайты.
Уңышлы гына башланган төзелеш эшләре 2006 елда проект буенча фикер каршылыгы килеп чыгып, вакытлыча туктатыла. Мөфти Таһир Саматов һәм шәһәр архитекторының Кемеровога эш визитыннан һәм төзүчеләр белән киңәшләшүдән соң төзү эшләрен дәвам иттерүнең кулай варианты табыла. 2007 елда мәчет төзелеше яңадан башлана.
Кемероводагы тантаналы ачуга әзерләнүче әлеге мәчет – өлкәнең төньягында беренчесе. Өлкәнең көньягындагы Новокузнецк, Прокопьевск, Кисилевск шәһәрләрендә мәчетләр күптән эшләп килә. Өлкәнең үзәк өлешендә Ленинск-Кузнецк шәһәрендә һәм төбәкнең төньяктагы Анжеро-Судженск шәһәрендә яңа мәчетләр төзелеп тора.