Аяз Мингалиев: “Быелгы хаҗга узган елгы хаҗдан соң үк әзерлек эшләре башланды”

Мөселманнар хаҗга барганчы нәрсә эшләргә тиеш, хаҗда вакытында ниләр көтелә – боларның барысы да бүгеннән үк билгеле
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген «Татар-информ» студиясендә хаҗ сәфәрен оештыруга кагылышлы әңгәмә вакытында «Идел-Хаҗ» төбәкара хаҗилар үзәге генераль директоры Аяз Миңгалиев 2008 елның хаҗ үзенчәлекләренә тукталды. Билгеле булганча, узган елларда Согуд Гарәбстанында безнең хаҗиларның туклануның начар оештырылуы, палаткалар җитмәү кебек проблемалар белән очрашулары мәгълүм. Хаҗның сыйфатлы итеп оештырылуы өчен җаваплы буларак, Төбәкара хаҗ үзәге бу проблемаларны ничек чишкән – Аяз Мингалиев шуларны тәфсилләп аңлатып үтте.
Аның сүзләренчә, быелгы хаҗга әзерлек мәсьәләсе узган елгы хаҗ тәмамлану белән үк башланып киткән. Быел хаҗиларны ашату Төркиянең тәҗрибәле компанияләре белән берлектә оештырыла. Хәзердән үк 12 көнгә исәпләгән меню да төзелгән. Шулай ук медицина ярдәме күрсәтү турында да кайгырталар. Табиблар тарафыннан хаҗиларның сәламәтлеген саклау буенча аерым күрсәтмәләр төзелгән. Мөселманнар хаҗга барганчы нәрсә эшләргә тиеш, хаҗда вакытында ниләр көтелә – боларның барысы да бүгеннән үк билгеле.
Аяз хәзрәт билгеләп үткәнчә, республика хөкүмәте быел Төбәкара үзәк сораган 5 табибны бирергә әзер. Алар хаҗ вакытында махсус медицина кабинеты оештырып, авыруларны шунда кабул итәчәк. Хаҗилар нык чирләп киткән очракта, аларны Мәккәдәге “Бахш” шәхси клиникасына салачаклар. Бу клиника белән Төбәкара үзәк арасында килешү төзелгән. Быел Мәдинәдәге бер шәхси клиника белән дә килешү төзү көтелә. “Ренессанс” иминият фонды һәр хаҗины 100 000 долларга иминиятли. Авырып киткән очракта, клиникага акчаны иминият компаниясе күчерә.
Хаҗга баргач, үзеңне ничек тотарга, хаҗны нинди тәртиптә кылырга – мөселманнарны Казаннан ук моңа өйрәтеп җибәрәләр. Төбәкара үзәкнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Руслан Таһиров хәбәр иткәнчә, хаҗга барырга теләүчеләр өчен 1 ай элек курслар башланып киткән. Уку-укыту әсбаплары эшләнгән, октябрь аенда Интернет аша укулар оештырылачак. Төркем җитәкчеләре өчен семинар октябрь-ноябрь айларында көтелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: курслар вакытында турыдан-туры хаҗ белән бәйле генә мәгълүмат бирелми, юлда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре дә өйрәтелә.
Төбәкара үзәк тарафыннан хаҗны оештыру стандартлары да эшләнгән. Анда 50 кешегә 1 җитәкче билгеләү, медикаментлар белән тәэмин итү, иминиятләштерү, килешү төзү, бертөрле кием кию кебек һәм башка пунктлар каралган.