Татарстан руханилары сәфәргә юнәлә

Татарстан руханилары сәфәргә юнәлә

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтеннән дүрт кешедән торган делегация Сарытауга юл тота. Делегация составында Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, аның беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуб, Диния нәзарәтенең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс Җиһаншин һәм «Идел-хаҗ» фонды рәисе Рөстәм Гатауллин бар.

21 сентярьдә делегация Сарытауга Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында катнашачак. Билгеле булганча, әлеге иман йортының төзелеше дистә елдан артыкка сузылган иде. Шуңа да әлеге чара зур күләмдә уздырыла. Тантана кысаларында исә Исламга багышланган зур Халыкара фәнни конференция була. Ул 22 сентябрьгә планлаштырылган. Анда Татарстан делегатлары да чыгыш ясаячак.