Мәчетләребезнең саны артканнан-арта бара

Мәчетләребезнең саны артканнан-арта бара

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында мәчет ачылды. Әлеге тантанада Буа районы хакимият башлыгы Әгъләм Садертдинов, Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый, шулай ук Мисырдан, Мәскәүдән, Казаннан һәм тирә-як авыллардан да кунаклар катнашты.

Әлеге мәчет Ташкичү авылында икенчесе. Иман йорты, чыгышы белән шушы авылдан булган, бүгенге көндә Казандагы «Мәдинә» мәчете имам-хатыйбы вазифасын башкаручы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин тарафыннан төзелгән. «Үзгәртеп-корулар чорында авылда бурадан кечкенә генә гыйбадәт кылу урыны төзелгән иде. Монысын исә гомерлек булсын дип, иркен итеп кирпечтән эшләдек», - диде Гыйльмулла хәзрәт. Ул шулай ук беренче көннән үк мәчеткә өлкәннәр белән бергә, яшьләрнең дә кызыксынып йөрүен әйтеп үтте. Алга таба биредә яшәүчеләргә дини темага вәгазьләр укырга һәм аларны Ислам нигезләренә өйрәтергә ниятләве белән дә уртаклашты Гыйльмулла хәзрәт.