Башкортстанда мөселманнар мәҗлесе үтте

Бу чара Башкортстан Диния нәзарәтенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). 17 августта Башкортстан Диния нәзарәтенең 100 еллыгы уңаеннан Янаул шәһәрендә мөселманнар мәҗлесе үткәрделәр. Бу чара катнашучыларыннан йомгаклау документлары кабул ителгән, дип яза “Башинформ”.

Бәйрәм мәҗлесе делегатлары Янавыл районы Туртык авылында мәчеткә нигез салуга 170 ел булуны да билгеләп үткән.

Шул ук көнне М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогик университетының күчмә лектор төркеме Янаул район халкы белән очрашу оештырган.