Быел россиялеләргә Хаҗга бару өчен өстәмә 5 мең квота бирелгән

Россия төбәкләреннән 25 мең 500 кеше Хаҗ сәфәре кылыр дип көтелә.
(Казан, 19 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел, өстәмә 5 мең квотаны исәпкә алып, Россиядән 25 мең 500 кеше Хаҗга барыр дип көтелә. Бу хакта Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпер барышында Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов әйтте.“Квота 20 мең 500 иде. Безнең үтенеч буенча, безгә тагын 5 мең урын өстәделәр, шул рәвешле барлыгы 25 500 урын”, - диде ул.Рушан хәзрәт сүзләренчә, ким дигәндә 25 мең исәбендә бу квотаны алга таба тотрыклы итәргә тырышачаклар. “Безнең үтенечләрне игътибарсыз калдырмыйлар. Без 25 меңгә дә дәгъва итә алабыз”, - ди ул. Согуд Гарәбстаны бөтен дөньядан мөселманнарга квотаны 1 мең кешегә 1 урын исәбеннән бирә. Россиянең 60 тан артык төбәге Хаҗ сәфәрендә катнаша. Иң күп квота Дагыстанга каралган – 10 мең урын. Татарстанга 1800 квота бирелә. Рушан хәзрәт Хаҗ йолалары 9-10 август көннәрендә башлану ниятләнгәнен әйтте.