news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дин белгече Сөләйман Рәхимов: Шиһабетдин Мәрҗани җәдитче галим булмаган

Шиһабетдин хәзрәт белемне Бохарада һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә туплаган.

Дин белгече Сөләйман Рәхимов: Шиһабетдин Мәрҗани җәдитче галим булмаган
Салават Камалетдинов

(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов татар галиме, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанине җәдитче булмаган дип саный. Бу хакта ул журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсларында сөйләде.

  • Кадимчелек — гасырлардан килгән традицияләрне саклап калуга юнәлдерелгән система. Җәдитчелек –мәдрәсәләрдә иске укыту системасын заман таләбенә туры китерү хәрәкәте.

«Мәрҗани җәдитче булмаган. Әмма ул яңа буын шәкертләрен әзерли, аның укучыларын җәдитчеләр дип атый алабыз. Ул вакытта барлык кеше Бохарага һәм Сәмәркандка барып белем ала. Мәрҗани — академик белем туплаган галим. Аннан соң үзе дә Казанда укыта башлый һәм 250дән артык укучысын тәрбияли. Аның шәкертләре журналист, нәшир, эшмәкәр, имам булып хезмәт итә», — диде Сөләйман Рәхимов.

Аның сүзләренчә, хакимият Шиһабетдин хәзрәткә бик яхшы мөнәсәбәттә караган, губернатор Мәрҗани янына кунакларын алып килгән. «Бервакыт, Мәрҗанигә кунакларны чәй белән сыйлау өчен хәтта акча да бүлеп бирәләр. Әмма татар байлары белән мөнәсәбәтләре авыр булган», — дип өстәде ул.

«Совет чорында җәдитчелек белән кадимчелекне каршы куеп карарга яраталар иде. Кадимчеләр татар халкының гадәти тормыш-көнкүреше үзгәрмәскә тиеш, дип санаган. Җәдитчеләр татар җәмәгатьчелеге йә алга бара, йә бер урында таптанып торачак, дигән фикердә була. Моны эшмәкәрләр дә күреп ала: иске белем белән акча эшләп булмауларын аңлыйлар», — дип фикерләре белән уртаклашты ислам мирасы үзәге директоры.

Шиһабетдин Мәрҗани — татар галиме, тарихчы, этнограф, дин реформаторы. 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа. Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 елда Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел укый. Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла.

Мәрҗани 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә. 1880 елны Истанбул, Гарәбстан, Мисырда сәфәрдә була, андагы галимнәр белән таныша, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара.

Хезмәтләре: «Вафийәт әл-әслаф…», «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар». «Рихләтел-Мәрҗани» һ.б. Ш. Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере — Яңа бистә зиратында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100