news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагестан журналисты дини белем алуда социаль челтәрләрнең әһәмиятен билгеләп үтте

«Күп кенә мәчетләрнең, хәзрәтләрнең социаль челтәрләрдә сәхифәләре бар. Сораулар туса,  аларга язарга була», — ди Магомед Магомедов.

Дагестан журналисты дини белем алуда социаль челтәрләрнең әһәмиятен билгеләп үтте
Салават Камалетдинов

(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Дагестан Республикасының Махачкала шәһәреннән журналист Магомед Магомедов ислам турында яңа мәгълүмат алуда интернет һәм социаль челтәрләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.

«Бүген без интернет заманында яшибез. Күп кенә мәчетләрнең, хәзрәтләрнең социаль челтәрләрдә сәхифәләре бар. Аның янына шәхсән барып кызыксынган сорауны бирмәгән очракта, имамның сәхифәсенә язарга була. Аңлыйм, һәркем мәчеткә барып сорауны шәхсән бирә дә алмыйдыр. Ләкин интернетта бөтен кеше яза ала», — диде ул.

Аның сүзләренчә, интернет киңлекләрендә кирәкле мәгълүмат күп, әмма кызыксынган мәсьәләләрне дин әһеленнән сорау дөресрәк.

«Интернетта кирәкле мәгълүмат байтак. Аны куллана белергә кирәк. Ләкин интернеттан гына эзләп утырганчы, бу өлкәдә компетентлы кешедән сорау хәерлерәк», — дип өстәде Магомед Магомедов Болгар ислам академиясендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән курслар кысаларында узган лекциядә.

Болгарда журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курслары бара. Ул кичә башланып китте һәм иртәгә кадәр дәвам итәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» шәрык белгеченең бүгенге журналистларның дини темаларга язарга курка, дигән фикерен язган иде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100