Яңа Чишмә районының Ленино авылында чиркәү төзү дәвам итә

Аның подвал өлешендә ашау-эчү урыны, өлкән поп өчен кабинет урнашачак

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). 2013 елның ноябрендә ут төртүдән – яндырудан зыян күргән православие чиркәүләре, Татарстан җитәкчелеге карары белән, кабат төзелә. Яңа Чишмә районындагы Ленино авылында да яңа чиркәү төзелә. Вандаллар кулыннан зыян күргән гыйбадәт йортында тиз арада торгызу эшләре башкарылып, декабрь азагында ук ул файдаланыла башлады, ә 8 гыйнварда райондагы барлык православие динен тотучыларны чакырып, Раштуа бәйрәме уздырылды. Яңа чиркәү өчен авыл уртасында урын бирелгән, апрель аенда нигезгә блоклар салынган, 12 майда цоколь өю өчен Алексеевскидан кирпеч кайтара башлаганнар. Чиркәүнең бурасы әзер, ул, плитәләр куелуга, күтәреп куелачак. Чиркәүнең подвал өлешендә ашау-эчү урыны, кухня, котельная һәм өлкән поп өчен кабинет урнашачак, ә өстә гыйбадәт кылулар узачак, дип яза “Яңа Чишмә хәбәрләре” басмасы.