ТР Диния нәзарәте вәкилләре Чечняда дини эшчәнлек алып баручылар белән аралашты

Марсель Сабиров Чечня яшьләре вәкиле Алихан Әлимбаевны мөселман онлайн фестивалендә катнашырга чакырды

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Чечняда төрле юнәлешләрдә мөселманнар белән эшләүче җитәкчеләр белән очрашты, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Аерым алганда, 17 майда Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров Грозныйда Чечня Республикасының яшьләр парламенты рәисе Алихан Алимбаев белән очрашты. Чечня вәкиле әйтүенә караганда, бүгенге көндә республикада 500дән артык яшь кеше Коръәнне яттан өйрәнә, ә комплекслы эш нәтиҗәсендә мәчетләрне имамнар белән тулысынча тәэмин итү оештырылган.

Марсель Сабиров Чечня яшьләре вәкиле Алихан Алимбаевны мөселман онлайн фестивалендә катнашырга чакырды. Әлеге чара 1 июльдә уздырылыр дип көтелә. Шунысы да мәгълүм: әлеге халыкара чарада Чечня мөфтие Солтан Мирзаев катнашачак.

Нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Сабирҗанов "Awakening" халыкара ислам төркеме җитәкчесе Шәриф Банн белән очрашты. Бу төркем нәшрият эшчәнлегеннән башлап, ислам галимнәре белән халыкара чаралар оештыра. Очрашу вакытында сүз Татарстанда ислам галимнәре катнашында халыкара форумнар уздыру юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында барды.