Татарстан мөфтие Күвәйт галиме белән очрашты

Очрашу вакытында фән өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Күвәйтнең танылган галиме, шәригать фәннәре докторы шәех Мөхәммәд Әбү әл-Фаттах әл-Бәянуни Татарстан мөфтиятендә булды. Чит ил кунагын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Очрашу вакытында фән өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Мөфти кунакны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды һәм мәгарифкә кагылышлы төрле проектларда катнашырга чакырды, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Шәех Казанга Россия ислам институты шәкертләренә лекцияләр укырга килгән. Исламга өндәү үзенчәлекләренә багышланган лекцияләр атна дәвамында гарәп телендә барачак.

Күвәйтнең дингә өндәүчеләр үзәге мөгаллименең Идел буе төбәге имамнары өчен оештырылган курсларда укучылар белән дә очрашуы көтелә.

(фотосурәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды)