ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогы өчен милли көрәш буенча ярышларда җиңүчеләр билгеле

Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия ислам университеты студентлары Ринат Нигъмәтуллин һәм Риназ Хәйруллин үз авырлык категорияләрендә 3 урынны алдылар
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Чаллының “Витязь” спорт комплексында Татарстан мөселман яшьләре арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогы өчен милли көрәш буенча ярышлар узды.
Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллыда үткәрелә торган икенче кубогы. Беренчесе 2008 елның маенда үтте, анда 125 спортчы катнашкан иде. Ул вакытта призерлар кыйммәтле бүләкләргә ия булды, ә ярышта җиңгән Азнакай спортчысы Илдар Алтынбаевка бушлай хаҗга бару юлламасы бирелде.
Ярышлар олимпия системасы буенча – 6 авырлык категориясендә үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия ислам университеты студентлары Ринат Нигъмәтуллин һәм Риназ Хәйруллин үз авырлык категорияләрендә 3 урынны алдылар.
Ярышларда катнашуның төп шарты - спортчыларның даими намаз укуы. Ярышта катнашу теләге белдерүчеләрнең намаз уку кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерәләр.
Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр ителә Россия ислам университеты сайтында.