news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов шәһәрендә гарәп алфавитын һәм тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре башланды

Теләге булган  һәркем дәрестә гарәп алфавиты хәрефләренең дөрес әйтелешен өйрәнә алачак

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Саратовның Үзәк мәчетендә гарәп алфавитын һәм тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре башланды.

Дәресләрне Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов алып бара. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рамазан аенда Изге Коръән китабын укый белмәүчеләр өчен иң кулай вакыт», — дип билгеләп үтте Ильяс хәзрәт Ильясов беренче дәрестә.

Дәресләр Ястү намазы башланганчы көн саен 15 минут кала Саратов Җәмигъ мәчетенең ирләр залында үткәреләчәк.

Теләге булган һәркем дәрестә гарәп алфавиты хәрефләренең дөрес әйтелешен өйрәнә алачак, шулай ук «Әл-Фатих» сүрәсе мисалында тәҗвид кагыйдәләрен тикшерә алачак.

«Зейд бин Сабит» Коръән үзәге эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүматны аның инстаграмдагы рәсми битендә алырга мөмкин.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100