news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иерусалимда җитмеш меңгә якын мөселман Рамазан аенда беренче җомга намазына җыелган

Иерусалимга керә алмаган палестиннар Көнбатыш ярда Израиль контроль-кертү пунктында намаз укыган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Иерусалимда 70 меңгә якын мөселман Рамазан аенда беренче җомга намазына җыелган. Бу турыда Times of Israel басмасына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Узган ел коронавирус аркасында күмәк намаз уку тыелган иде, быел шуңа күрә дә мөселманнар өчен бу бик мөһим.

Гадәттә Әл-Әкъса мәчетенә җомга намазына 200 меңгә якын мөселман җыела иде. Әмма быел илгә керү чикләнү сәбәпле, намазга килүчеләр азрак.

Җомга намазына килүчеләрнең күбесе Израильдә яшәүче гарәп җәмгыяте вәкилләре. Коронавирус сәбәпле, Рамазан вакытында изге җиргә барлык теләгән кешене дә кертмәделәр. Шулай итеп, Израильгә Иордан елгасының Көнбатыш ярыннан 10 мең палестин гына килә алган. Чикне чыгу өчен коронавирустан вакцинация узу шарты куелган иде.

Иерусалимга керә алмаган палестиннар Көнбатыш ярда Израиль контроль-кертү пунктында намаз укыган.

Әл-Әкъса мәчете — Мәккә шәһәрендәге Әл-Хәрам мәчете белән Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчетеннән соң өченче изге урын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100