Владимир Путин Симферопольдәге Җәмигъ мәчете вакытында төзелеп бетәчәк дип ышандырды

Россия Президенты шулай ук әлеге мәчет кырым татар халкына хөрмәт йөзеннән төзелә дигән фикерен дә белдерде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, графигы мөмкинлек бирсә, Симферопольдәге Җәмигъ мәчете ачылышына килергә вәгъдә бирде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Кырым һәм Севастопольдә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу вакытында ярымутрау мөфтие урынбасары Айдар Исмаилов аңа Симферопольдәге Җәмигъ мәчетен төзү эшләрен тиз арада төгәлләүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Сездән шуны сорыйсым килә: меценатлар һәм подряд оешмаларының планлаштырылган эшләрне тизрәк тәмамласын һәм әлеге Аллаһ йортын сезнең белән бергәләп ачсак иде», - диде ул.

«Чакыруыгыз өчен рәхмәт, мин бу форсаттан файдаланырга тырышачакмын, эш графигына караячакмын. Катнашырга тырышам, әлбәттә», - диде Путин.

Ул дини учреждениеләрнең (православие, мөселман, яһүд һ.б. конфессия вәкилләре) барысында да даими рәвештә кунак булуын искәртте. «Ничек килеп чыкканын рәхәтләнеп караячакмын», - дип өстәде Путин.

Ул төзелешнең объектив сәбәпләр арасында сузылуын, эшләрнең пандемия аркасында тукталуын искәртте. «Әмма моны төзәтеп була, барысын да график буенча эшләячәкбез», - дип вәгъдә итте Президент. Ул шулай ук әлеге мәчет кырым татар халкына хөрмәт йөзеннән төзелә дигән фикерен дә белдерде.

2018 елның мартында Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны Кырым мәчете ачылышына (ул 2020 елда үз ишеген ачар дип планлаштырылды) чакыруы хакында хәбәр иткән иде.