Ульяновскида яңа мәчеткә өч ярымай куйдылар

Мөфти сүзләренчә, халыкны мәчеткә тарту өчен актив эш алып барырга, төрле чаралар үткәрергә кирәк.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Ульяновскиның Мәскәү шоссесы урамындагы 75нче йортта җирле татар автономиясен һәм ислам мәдәният үзәген урнаштыру өчен бүлмәләр бүлеп бирелгән иде. Шушы көннәрдә генә анда ремонт эшләре тәмамланды. Мәчетне рәсми рәвештә ачу тантанасы уңаеннан янкорма түбәсенә тәкбир әйтеп өч ярымай куйдылар.

Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы һәм мөселман мәхәлләсе җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов ислам мәдәният үзәген ачып җибәрү максатында 200 квадрат метрдан артык мәйданы булган бинаны бернинди түләүсез бирүләре өчен өлкә Губернаторы Сергей Морозов белән шәһәр башлыгы Сергей Панчинга рәхмәтләрен юллады. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Без район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов белән өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин ярдәменә таянып, барлык проблемаларны да уңай хәл итәбез, ә милләт җанлы бизнесменнарыбыз ремонт эшләренә хәләл малларыннан өлеш чыгардылар», — диде Шәфикъ Хасият улы. Ә Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов Шәфикъ Иматдинов белән автономия активистларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Әлеге ислам мәдәният үзәге халыкка, аеруча да яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия, белем бирү, традицион исламны җәелдерү, шулай ук хәйриячелек белән шөгыльләнер, мохтаҗларга ярдәм кулы сузар, дип ышанабыз, диде район башлыгы.

Өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин мәхәллә халкының тырышлыгына соклануын белдерде. «Кыска гына вакытта, бер ел эчендә зур эш башкаргансыз — тулы канлы тормыш белән яшәүче мәчет ачып җибәргәнсез, хәзер инде биредә биш вакыт намаз уку, дин дәресләре оештыру бурычы тора», — диде Илдар хаҗи.

Мәхәлләнең имамы Хасиятулла хәзрәт Ахметов Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыганнан соң, чарада катнашучылар күмәкләшеп тәкбир әйтте, ә осталар ярымайларны урнаштырды. Хасиятулла хәзрәт ремонт эшләрен башкаруда ярдәм иткән эшмәкәрләргә һәм мәхәллә активистларына Рәхмәт хатлары да тапшырды.