Татарстан мөфтие Төркия делегациясе белән очрашты

Кунаклар ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә “Төркия грантлары” дип аталган махсус проектны тәкъдим иттеләр

  (Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген ТР мөфтиятендә Төркиянең Министрлар Советы каршындагы Чит илләрдәге төркиләр эшләре департаменты җитәкчесе урынбасары Мәхмәт Кесе җитәкчелегендәге Төркия делегация килде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чит ил кунакларын нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды, республикада ислам үсеше, дини вәзгыять хакында сөйләде.

Кунаклар “Төркия грантлары” дип аталган махсус проектны тәкъдим иттеләр. Әлеге грант проекты кысаларында Төркиядә төрле фәнни юнәлешләр буенча гыйлем тупларга мөмкин.

Очрашуда сүз алга таба хезмәттәшлек итү хакында барды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фотосурәт http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды.