news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам мәдәнияте музеенда «Тәрбияле ата» китабы тәкъдим ителә - «Идел»

«Тәрбияле ата» китабында хатын сайлау, тормышны башлап җибәргәндә хәләл җефет белән мөнәсәбәтләр төзү турында киңәшләр бирелә.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», «Идел», Мөршидә Кыямова). Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда 21 февральдә 13:00 сәгатьтә Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабының яңа басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев хәбәр итә.

Ибраһим Идрис (1857-1944) — шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр, 1917 елгы инкыйлабка кадәр 1300000 данә китап чыгарган «Милләт» матбагасы хуҗасы. «Тәрбияле ата яки тормыш дәресе» — Ибраһим Идриснең тәрбия нигезләренә багышланган хезмәте. Китапта аның тәрбия өлкәсендәге кыйммәтле фикерләре, киңкырлы карашлары, акыллы киңәшләре чагылыш тапкан.

«Тәрбияле ата» китабында хатын сайлау, тормышны башлап җибәргәндә хәләл җефет белән мөнәсәбәтләрне төзеп җибәрү кебек темалар белән ачылып китә. Тәрбиядә пакълек, бала сәламәтлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирә. Автор бала тәрбияләүдә булган төрле психологик алымнарны күрсәтә, дини һәм милли тәрбиягә нык игътибар бирә.

Ислам мәдәнияте музеенда сакланучы 1915 елгы нөсхә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән тәрҗемә ителде.

Китап галимнәргә, тәрбиячеләргә, дин әһелләренә, гомумән, татар халкының педагогикасы һәм дини мирасы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә. Презентациягә килгән һәр кешегә китап бүләк ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100