И.Фәизовның “Пәйгамбәребез Сөннәте буенча хәнәфи мәзһәбендәгечә тәһарәт һәм намаз (хәдисләрдән дәлилләр белән)” китабы дөнья күрде

Шулай ук зур игътибар намаз уку өчен мәҗбүри шартларның берсе – тәһарәт алуга (ритуаль чистарынуга) юнәлтелә

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Татарстан мөфтиятенең “Хузур” нәшрият йорты “Пәйгамбәребез Сөннәте буенча хәнәфи мәзһәбендәгечә тәһарәт һәм намаз (хәдисләрдән дәлилләр белән)” (“Тахарат и намаз по Сунне Пророка согласно ханафитского мазхаба (с доказательствами из хадисов)”) исемле китап бастырды. Аның авторы Илдус хәзрәт Фәизов әлеге китабын мәзһәб галимнәре фикъһый (фикһка (ислам хокукы) караган) мәсьәләләр буенча үзләренең дәлилләрендә Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянмаган дип йөрүче, мәзһәбләрне кире кагучы мөселманнарга нәсыйхәт бирү буларак язган.

Һәрбер балигъ булган, акылы җитлеккән мөселманга Аллаһы Тәгалә биш вакыт намаз үтәргә боерган. Бу – һәр мөселманның изге бурычы һәм, иман (шәһадәт) китерү, зәкәт бирү, рамазан аенда ураза тоту һәм хаҗ кылу белән беррәттән, иманның биш баганасының берсе. Шулай ук зур игътибар намаз уку өчен мәҗбүри шартларның берсе – тәһарәт алуга (ритуаль чистарынуга) юнәлтелә. Һәр мөселман кешесе ия булырга тиешле ритуаль чисталык мәсьәләсе җан, тән, кием, шулай ук намаз уку урынының пакь булуын күздә тота. Әлеге тема үзенең мөһимлеген беркайчан югалтмый, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.