Казанда дин иреге буенча фикер алышалар

Казанда дин иреге буенча фикер алышалар

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Күпконфессияле җәмгыятьтә вөҗдан иреге” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде. Мәгълүм булганча, ул “Вөҗдан иреге һәм дини берлекләр турындагы” федераль законга ун ел тулу уңаеннан уздырыла һәм Россиядә әлеге законның үтәлеше буенча фикер алышуны күз алдына тота.

Әлеге чараның ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре шурасы, ТР Диния нәзарәте, Рус православия чиркәвенең Казан епархиясе тарафыннан үткәрелүе билгеле. Шура рәисе Ренат Вәлиуллин бирегә җыелган төрле милләт һәм диннән булган кунакларны сәламләп, конференциянең пленар утырышын ачып җибәрде.

Дин мәсьәләсе буенча фикер алышарга теләгәннәр ”Вөҗдан иреге һәм Россиянең хокукый киңлегендә дини берлекләр” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышына, “Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залына юнәлә ала. “Дәүләт һәм дини оешмалар арасында иҗтимагый хезмәттәшлек” секциясе исә бинаның 102 нче бүлмәсендә оештырылырга тиеш. Әлеге чараларда дини конфессияләр вәкилләре дә, дәүләт структураларында эшләүчелр дә катнашачак.

“Күпконфессияле җәмгыятьтә вөҗдан иреге” конференциясенең пленар өлешендә иң беренче итеп, сүз “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы, ТР Диния назәратенең Голәмәләр шурасы рәисе Рамил хәзрәт Юнысовка бирелде. Ул Татарстанда ислам диненең тоткан урыны, аның нигезләре буенча белем бирүче уку йортлары турында сүз кузгатты.

Рамил хәзрәт тә 1997 елның 1 октябрендә үз көченә кергән закон республикада диннәр үсеше өчен зур этәргеч булганын әйтте. Аның ярдәмендә дини белем бирүче уку йортлары яңа сулыш алган, дини берлекләр дәүләтнең ярдәмен тойган.

Аның сүзләре буенча, башкалабыз Казанга кунакка килгән сәясәтче, журналист, тарихчылар республикадагы диннәр дуслыгына шакката. Әйтик, алар манзара кылган Казан Кремлендә генә дә Кол Шәриф мәчете белән Благовещение соборының бер тирәдә урнашуына исләре китә икән.

“Бу - Татарстандагы барлык дини берлекләрнең уртак тырышлыгы. Безнең эш рәвешебез җир шарының һәр почмагында яшәүчегә таныш. Мөселманнарга килгәндә, дин уку йортларыбызда дөньяви белем буенча да укытырга тырышабыз”, - дип сөйләп узды Рамил хәзрәт Юнысов. Ул моны Коръәндә Коръәнне укудан тыш, Тәүрәт һәм Инҗилне дә ят итмәскә, башка дин вәкилләренә хөрмәт белән карарга кушылганлыгына әйбәтләп аңлатты.

Казан епархиясе архиепископы Анастасий исеменнән чыгыш ясаган вәкил әлеге закон гамәлгә кергән чорда каршылыклы фикерләр булганын искә төшереп узды. Әгәр берәүләр ун ел элек дингә катгый таләпләр куела башлаячак, дип курыкса, икенчеләре бу төрле секталар күбәюенә китерәчәген әйтеп, шик-шөһбә таратты. “ Ничек кенә булмасын, ул диннәрнең хокукый нигезен ныгытты, һәркем өчен гыйбадәт юлын үзенә сайлау мөмкинлеге тудырды”, -дип ассызыклады православие дине вәкиле.

Казанның Изге Катарина евангелия-лютеран чиркәве пасторы Кристиан Херманн чиркәү бинасының 1977 елда төзелеп, 1999 елда лютеран-евангелистлар җәмгыятенә тапшырылганын әйтте. Шулай ук аны төзекләндереп торган дәүләт җитәкчеленә рәхмәтен белдерде. Ул Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада үзләренең җәмгыятьләре эшләвен хәбәр итте. Кристиан Херманн үзе Алманиядә яши, Россиянең Ауропа өлешендәге лютеран чиркәүләрнең торышын күзәтеп, ярдәм итеп тора.

“Быел Алманиядә Бөтендөнья мөселманнары конференциясе узды. Россиядә дә безнең дин кардәшләрне игътибарсыз калдырмыйлар. Нәкъ менә бу факторлар законнның ни дәрәҗәдә тәэсире булганын күрсәтә дә инде”, - дип сөйләде Кристиан Херманн.