news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте: Сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсенә татарча элмә такта эшләнгән

Сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләрендә урнаштырылган элмә такталар өчен РФ Мөселман эшмәкәрләре җаваплы булуы ачыкланды.

Диния нәзарәте: Сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсенә татарча элмә такта эшләнгән
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 21 сентябрь көнне Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә ачылган гыйбадәт кылу бүлмәсенә илтүче ике ишектә дә бары тик рус телендәге элмә такталар гына урнаштырылган иде.

Ул вакытта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телендәге элмә тактаның да урнаштырылачагын әйтте. Бер айга якын вакыт узуга карамастан, әлегә анда татарча язу эленмәгән. Диния нәзарәте бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

«Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясендәгеләр Төркиядә ялда иде. Әле кичә генә кайттылар. Шалтыратырга кирәк аларга», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Татар-информ» хәбәрчесенең: «Якынча кайчан була? Моның өчен Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җаваплымы?» — дигән соравына, мөфти: «Әйе, алардан сорарга кирәк», — дип җавап бирде.

Соңрак «Татар-информ»га татар телендәге элмә такталарның инде әзерләнгән икәне мәгълүм булды. «Табличкалар эшләнде. Алар тапшырылачак һәм монтаж булачак, диделәр эшмәкәрләр ассоциациясендә», — дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100