news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Мөшбикә мәчетенә дини гыйлем алырга чакыралар

7-15 яшьлек малайлар һәм кызларга ял көннәрендә дәресләр уен формасында оештырыла.

Чирмешән районының Мөшбикә мәчетенә дини гыйлем алырга чакыралар
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 18 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Мөшбикә мәчете октябрьнең беренче атнасыннан дин дәресләрен башлап җибәрде. Хатын-кызларны Диләрә Ханова, ир-егетләрне Хәбир Ханов укыта. Ике сәгать дәвамында укучыларга гарәп графикасы, ислам нигезләре һәм хәдисләр өйрәтелә.

«Үткән ел коронавируска бәйле вәзгыять сәбәпле, дәресләр уздырмадык. Укырга теләүчеләр күп. Дин сабагы өйрәнергә бер вакытта да соң түгел, килегез» — диде мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов.

Пәнҗешәмбе ирләр һәм хатын-кызлар Коръән тәфсире укыйлар. Җомга әби, апалар Коръәнне хәтем кылалар. Ә 7-15 яшьлек малайлар һәм кызларга ял көннәрендә дәресләр уен формасында оештырыла. Балалар гарәп графикасы, ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы белән танышалар. Яшь шәкертләрне биредә үк ашату да каралган, шунда ук өйлә намазы да укыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100