Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский Болгар ислам академиясе студентлары белән очрашачак

“Дәүләт Эрмитажы” музее директоры Көнчыгышны һәм исламны өйрәнгән галим буларак та билгеле.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). 19 октябрьдә “Дәүләт Эрмитажы” сәнгать һәм мәдәният-тарих музееның директоры Михаил Пиотровский Болгар ислам академиясе студентлары белән очрашачак. Бу хакта уку йортының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда академия президенты Камиль Исхаков, ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин булачак. Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дә катнашуы көтелә. Очрашу сәгать 10:00 да башлана.

Михаил Борисович Пиотровский – Көнчыгышны һәм исламны өйрәнгән галим, тарих фәннәре докторы. 1992 елдан Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан федераль дәүләт мәдәният оешмасы «Дәүләт Эрмитажы» сәнгать һәм мәдәният-тарих музееның генераль директоры.