Чирмешән районында тонна-тонна гошер сәдакасы җыелган

13 тонна яшелчәне башкаладагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә озатканнар.

(Чирмешән, 18 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында тонна-тонна гошер сәдакасы җыелган.13 тонна яшелчәне башкаладагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә озатканнар, Казанның 1000 еллыгы мәдрәсәсенә дә бер тонна нигъмәт әзерләп куйганнар. Әлмәтнең кызлар мәдрәсәсенә – алты, малайлар мәдрәсәсенә җиде тонна көзге байлыкны үзләре килеп алганнар, дип яза җирле басма.

-Гошер сәдакасы җыюда барлык авыллар да актив катнашты, хәтта Чумачка, Якты Тау, Яшәүче, Әмир кебек кечерәк авыллар да капчык-капчык бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендере, кабак, ташкабак бирделәр, -ди Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Бакчаларында үскән байлыктан өлеш чыгаручыларга да, аны җыюны оештыручыларга да зур рәхмәт, киләчәктә бакчаларыгыз тагын да мул уңыш бирсен.