“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “И туган тел, и матур тел!” курслары башлана

20 октябрьдән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә изге Коръәнне гарәп телендә уку, татар теле һәм татарлар тарихы, ислам нигезләре курслары башланачак

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе “И туган тел, и матур тел!” курсларының башланып китүе турында хәбәр итә. 20 октябрьдән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә изге Коръәнне гарәп телендә уку, татар теле һәм татарлар тарихы, ислам нигезләре курслары башланачак.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә барлык кызыксынучыларны да көтеп калалар. Дәресләр бушлай. Курсларның дәвамлылыгы – 3 ай.

Укулар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать алтыда башлана, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге.