Башкортстан мөфтие вазифасына бер кандидат теркәлгән

Айнур хәзрәт Биргалин кандидатурасы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау съезды делегатларына тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумы утырышында дини оешма рәисе вазифасына кандидатуралар тәкъдим ителде һәм расланды. Бу хакта "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.Очрашуда Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм төбәк Башлыгы Хакимияте вәкилләре катнашты. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавыш белән пленум мөфти вазифасына бер кандидат, хәзер рәис вазифасын башкаручы Айнур хәзрәт Биргалинны тәкъдим итү турында карар кабул итте, дип хәбәр иттеләр нәзарәттә.Айнур хәзрәт Биргалин кандидатурасы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау съезды делегатларына тәкъдим ителәчәк. Съезд 16 октябрьдә Уфада, “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк.