Мөхәммәт хәзрәт Галләм: Ислам динендә кул чабып мәет озату гадәте юк

Уфа мулласы бу гадәтне башсызлык дип атый һәм аны милләт зыялылары кертте дип саный.
(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ислам динендә үлгән кешене алкышлап озату дигән нәрсә бөтенләй юк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Уфаның “Ислах” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм хәбәр итте.
 
“Татарда тәклид дигән нәрсә бар, ягъни башкаларга иярү, - ди Мөхәммәт хәзрәт Галләм.- Татар берәр яңалык күрсә, иярә дә китә инде. Күңеленә хуш килсә, бигрәк тә. Адәм баласы бит ул белмәгәнен кире кага. Тәклиднең дә сәбәбе белмәгәнлектән килә. Үз мәдәниятнеңнән, тарихыңнан хәбәрдар булмаганлыктан. Мин быел ике тапкыр мәетне кул чабып озаткан күренешкә тап булдым. Уфаның бер мәдәният сараенда бай кешеләр мәрхүм әтиләренең гражданнар панихидасын уздырды. Мәетне машинага урнаштырганда, кул чабарга тотындылар. Йөрәк әрнеде. Икенче очрак. Җеназаны мин укыдым. Шуннан соң, озатканда: ”Хәзрәт, кул чабарга ярыймы?”- дип туганнары миннән сорый. Мин: “Һич кенә дә ярамый! - дип кырт кистем. - Җаһиллегезне күрсәтәсез!” - дидем. Шунысы кызганыч: мондый башсызлыкны милләтнең зыялылары, Европада укып кайткан байларыбыз эшли бит. Төрле чит илләрдә укып кайталар да, андагы җүнсезлекне татар мохитенә кертеп җибәрергә тырышалар. Гади халык андый нәрсәләрдән ерак тора, чит-ят гадәтләрне кертми”.
 
Бу темага Мөхәммәт хәзрәтнең тулырак фикерен intertat.tatar республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак. “Мәетне алкышлау дөрес гамәлме?” язмасында башка күренекле шәхесләребе фикере белән дә таныша алачаксыз.