news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Быел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке бүлеген 125, читтән торып уку бүлеген 63 шәкерт тәмамлый.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләренә дипломнар тапшырылды
http://dumrt.ru/

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, югары дини белем алу хакында дипломнар алды.

Биш ел дәвамында уку йортында белем алган шәкертләргә Татарстан мөфтиятенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Марат Ишморатов, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин нәсыйхәт сүзләрен җиткерде., дип яза ТР Диния нәзарәте.

«Безнең Татарстан Республикасында дини уку йортлары белемле, тәрбияле шәкертләр әзерләү буенча зур эш алып бара. Билгеле, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе көчле, тәҗрибәле кадрлары белән аерылып тора. Күреп торасыз, быел нур өстенә нур — сезнең мәдрәсәдә уку-укыту өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде.

Мәдрәсә бинасы тулысынча яңартылды, уку бүлмәләренә яңа җиһазлар кайтартылды. Әлеге мөмкинлекләрне кулланып милләткә, өммәткә тырышып хезмәт итәргә генә кала. Аллаһы Тәгалә күп еллар югары квалификацияле, зыялы имамнар, укытучылар әзерләргә насыйп итсен! Ә бүген диплом алучыларга сау-сәламәт булып, динебезгә файдалы кешеләр тәрбияләргә язсын!» — дип мөрәҗәгать итте Марат хәзрәт.

Аннары җитәкчеләр тантаналы шартларда быел мәдрәсәнең көндезге бүлеген тәмамлаган 17 шәкерткә — 11 егеткә, 6 кызга дипломнар тапшырды — аларга ислам тәрбиячесе, гарәп теле мөгаллиме һәм тәрҗемәчесе квалификациясе бирелде.

Быел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке бүлеген 125, читтән торып уку бүлеген 63 шәкерт тәмамлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100