news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: Вакцинация ирекле булырга тиеш

Мөфти фикеренчә, вакцинация — ирекле, ә аңлату эшләре мәҗбүри булырга тиеш.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов вакцинациянең ирекле булуына карата үз фикерен белдерде.

«Минемчә, вакцинация — ирекле булырга тиеш. Кеше прививка ясату-ясатмау турында үзе карар кылсын. Әмма Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан прафилактика турында аңлату эшләре алып бару мәҗбүри булырга тиеш», — дип белдергән Әлбир Крганов «РИА Новости» агентлыгына.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бик күп мифлар бар, медицина белеме булмаган кешеләр хайп өчен дөрес булмаган мәгълүмат тарата. «Бу хәл туктатылырга тиеш. мөселманнар вазгыятьне аңлый. Без төбәкләргә дә киңәш бирдек: Коръән сәламәтлекне сакларга өнди», — дип сөйләгән мөфти.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100