news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам мирасы үзәге директоры: Экспонатларны чит илләрдән кайтарту җиңел түгел

«Илләрнең валюталары төрле, шуңа кыенлыклар килеп чыга», — ди Сөләйман Рәхимов.

Ислам мирасы үзәге директоры: Экспонатларны чит илләрдән кайтарту җиңел түгел
Салават Камалетдинов

(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, экспонатларны чит илләрдән кайтарту җиңел түгел.

«Үзәк өчен Үзбәкстаннан бер экспонат кайтарасы идек. Әлегә килеп чыкмады. Җиңел генә түгел ул. Экспонатларны бушлай беркем дә бирми бит инде. Ә илләрнең валюталары төрле, уртаклык юк. Техник мәсьәләләр инде бу. Киләчәктә барысы да килеп чыгар дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Ислам мирасы үзәгендәге экскурсиядән соң.

Сөләйман Рәхимов әйтүенчә, бүгенге көндә кыйммәтле коллекцияләр халыкта аз калган.

«Ислам мирасы үзәге Болгар ислам академиясе ачылганнан бирле эшли. Экспонатларны кыйммәтле коллекцияләре сакланып калган гаиләләрдән алабыз. Дөрес, андый коллекцияләр хәзер халыкта бик аз калды. Борынгы экспонатлар Ташкенттан килде», — дип сөйләде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курслары башланып китте. Аны Болгар ислам академиясе белән берлектә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Курслар 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында төрле лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр узачак. Ахырда журналистларга таныклык тапшырылачак.

Элегрәк журналистларга Россиядәге беренче басма Коръән күчермәсен тәкъдим ителүен язган идек.



Галерея: Болгар ислам акдемиясенең Ислам мирасы үзәгендәге экскурсиядән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100