news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дин белгече: Татарстанда дин галиме Ризаэтдин Фәхретдинне искә алучы юк

Сөләйман Рәхимов татар дин белгеченең хезмәтләре бүгенге көндә дә нәшер ителеп бетмәгәнен әйтте.

Дин белгече: Татарстанда дин галиме Ризаэтдин Фәхретдинне искә алучы юк
Салават Камалетдинов

(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов фикеренчә, татар дин тәгълиматчысы, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинне искә алмыйлар.

«Аның юбилеен зурлап үткәрүне кирәксенмиләр, хезмәтләрен дә бастырмыйлар. Әлегә кадәр аның барлык хезмәтләрен бастырып чыгаручы юк, ә материаллар Уфада саклана. Башка галимнәрне искә алган кебек, Ризаэтдин Фәхретдинне дә күтәрергә кирәк», — дип саный ул.

Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, Ризаэтдин Фәхретдингә яла яккан булганнар.

«Ул «Шура» журналында ваһһабчылар турында кайбер гамәлләрне дөрес эшләмиләр дип, үз фикерләрен туплап мәкалә язган булган (ваһһабчылык — ислам динендәге бер агым). Бу сүзләрне кайбер кешеләр ошатмаган. Аны хәтта "ваһһабчы"лыкка каршы дип, гаепләп язганнар. Урамда — XXI гасыр, без кешене болай гына дәлилләрсез хөкем итә алмыйбыз», — дип аңлатты ул.


Ризаэтдин Фәхретдин - Мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. 1859 елның 4 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында туа. Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

1887–1888 елларда Казанда Риза Фәхретдиннең гарәп телен укыту һәм мөселман хокукы мәсьәләләренә багышланган тәүге «Әт-төхфәт әл-әнисия» («Дусларга бүләк») һәм «Китаб әл-игътибар» («Ышаныч китабы») хезмәтләре басыла.

1891 елда Уфа шәһәрендә Оренбург мөселман Диния нәзарәтендә казый итеп сайлана. Диния нәзарәте архивын тәртипкә сала, аның фондларын археографик эшкәртүгә һәм аеруча кыйммәтле документларны бастыруга башлангыч бирә. 1906 елда бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр чакыруы белән Оренбург шәһәренә күчеп килә, «Вакыт» газетасында эшли.

1908–1918 елларда «Шура» журналының баш мөхәррире, бер үк вакытта «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли. 1922 елдан Эчке Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие.

Фәнни белемнәрне пропагандалый, мөселман мәгарифе системасын реформалауны яклап чыга, татар халкы, тарихы, мәдәнияте һәм фәлсәфәсе мәсьәләләренә, үз чорында Россиядә мөселманнар белән бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирә. 1936 елның 12 апреле, Уфа шәһәрендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100