Ульяновски мөфтияте авыл имамнарының белемен күтәрә

Ульяновски өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе имамнар өчен курслар оештырды
(Ульяновски, 18 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Зимница мәдрәсәсе базасында имамнар һәм мөәзиннәр өчен өч көнлек курслар үткәрелде. Өлкә мөселманнарының төбәк дини идарәсе һәм Иске Кулаткы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган әлеге чарада Павловка, Радищево, Новоспасское, Николаевка, Иске Кулаткы районнарының татар-мөселман авылларыннан килгән дин әһелләре – барлыгы 65 кеше катнашты.
Курсларны Иске Кулаткы районы мөхтәсибе Таһир хәзрәт Бульхин һәм абруйлы мөгаллимнәр - Яңа Зимница мәдрәсәсе җитәкчесе Абделхак хәзрәт Тугушев белән Радищево район үзәге имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Бәкеров алып бардылар. Алар Идел буе төбәге мөселманнары өчен хас булган традицион исламны ныгыту буенча уй-фикерләре белән уртаклаштылар, ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасны күз карасыдай саклау кирәклеге турында бәян иттеләр. Мөгаллимнәр шулай ук авыл муллаларының намаз уку тәртипләренә һәм дини йолаларны үтәүгә бәйле күп санлы сорауларына төгәл җаваплар да бирделәр.
Ульяновски өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов та имамнар һәм мөәзиннәр белән очрашып сөйләште.
- Шушы арада гына өлкәбез үзәгендә “Биләр” мәдрәсәсе рәсми рәвештә ачылды. Анда иман юлын сайлаган ир балаларны көтеп калабыз. Әлеге дини уку йортында имам-хатыйбларның белемен күтәрү курслары да даими рәвештә оештырылачак. Киләчәктә гыйлемгә омтылып яшәсәк, традицион исламыбызга беркем дә зыян китерә алмаячак, - диде Сәүбән хәзрәт.
Өлкә мөфтие имамнарның белемен күтәрү курсларын оештыруда ярдәм күрсәткән барлык игелекле кешеләргә, аерым алганда, Сарытау шәһәреннән танылган меценат Эдуард Ганеевка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Алтмыштан артык кешене өч көн дәвамында хәләл ризыклар белән тукландыруга, яшәү урыннары белән тәэмин итүгә бәйле барлык чыгымнарны да Эдуард Әнвәр улы үз өстенә алды, - дип өстәде С.Сөләйманов.
Авыл муллалары исә өлкә мөфтияте җитәкчелегенә шундый курсларны һәрдаим оештырырга тәкъдим иттеләр.