Мөселман яшьләре фестивале быел 23-29 июньдә Болгарда узачак

Җыенда Россиядә Ислам тарихы, яшьләрнең иҗтимагый активлыгы, Россиядә дини белем бирү мәсьәләләре, бүгенге көндә мөселман матбугат чаралары алдында торган бурычлар турында фикер алышу көтелә
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел бөтенроссия мөселман яшьләренең икенче фестивале 23-29 июнь көннәрендә республиканың Спас районындагы Болгар шәһәренчә узачак.
Яшьләрнең “Идел үзәге” мәгълүматларына караганда, яшь мөселманнар һәм мөслимәләр җыенында Россиядә Ислам тарихы, яшьләрнең иҗтимагый активлыгы, Россиядә дини белем бирү мәсьәләләре, бүгенге көндә мөселман матбугат чаралары алдында торган бурычлар турында фикер алышу көтелә. Шулай ук дин әһелләре белән очрашулар да булачак дип хәбәр ителә.
Быелгы җыенны ТР Яшьләр эшьләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре Советы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия Ислам университеты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.