VIII Республикакүләм ифтарга биш йөздән артык волонтер җәлеп ителде

Рамазан аеның 24 көне эчендә VIII Республикакүләм ифтар ризыклары Татарстанның 40 районына 24 мең мохтаҗ кешегә озатылды. Бер ифтар җыелмасының бәясе — 300 сум.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). VIII Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү өчен Татарстан Диния нәзарәте көн саен утызга якын волонтер җәлеп итә. Гомумән, быелгы VIII Республикакүләм ифтарның 30 көне эчендә барлыгы 500дән артык волонтер катнашачак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикакүләм ифтарда 17 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге волонтерлар катнаша. Алар пешекчеләр әзерләгән ризыкларны ланч-боксларга тутыра, ризыкларның маркировкасын билгеләп чыга, хөрмәләрне аерым савытларга, пешкән камыр ризыкларын һәм киселгән токмачларны аерым пакетларга тутыра, коробкаларны җыя, тутырылган коробкаларны суыткычка җибәрә.

Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда волонтерлар тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелә. Волонтерлар махсус саклану чаралары — битлекләр, перчаткалар белән тәэмин ителде. Волонтерларның бер эш көне алты сәгать дәвам итә.

Рамазан аеның 24 көне эчендә VIII Республикакүләм ифтар ризыклары Татарстанның 40 районына 24 мең мохтаҗ кешегә озатылды. Бер ифтар җыелмасының бәясе — 300 сум.

  • ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100-еллык ифтары» быел бөтен республика буенча 30 000 кешене колачлаячак, бу исә узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Димәк, Татарстандагы быелгы 30000 кешелек Республикакүләм авыз ачу мәҗлесе ифтарлар оештыру тарихында чираттагы рекордка иреште. Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла һәм халыкның бары тик мохтаҗ катламнарын гына күздә тота.