Равил Гайнетдин кырымтатар сөргене корбаннары рухына дога кылган

Кырымтатар халкының туган ягыннан сөрелүенә 75 ел.

 (Казан, 18 май, "Татар-информ"). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин кырымтатар сөргене корбаннарын искә алып, алар рухына дога кылган. Бу хакта диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Быел 18 май көнне кырымтатар сөргененә 75 ел булды. 

Мөфти Равил Гайнетдин, Коръән аятьләре укыганнан соң, депортация кичергән кырымтатар халкы рухына догалар укыды, диелә хәбәрдә.  

"Мин кырымтатар халкының олы фаҗигасе булган туган туфракларыннан депортация ителүләренең 75 еллыгы уңаеннан бу изге Рамазан ае көнендә барча мәрхүмнәр рухына Коръән Кәрим укып, рәхмәтен сорап Аллаһ Тәгаләнең киләчәктә барыбызга, бар халыкларга да иминлек, дөньяның тынычлыгын, гомеребезнең хәерле булуын насыйп ит дип, иң изге догаларда калам", - дигән мөфти Равил Гайнетдин.