news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов күмәк ифтарда катнашты

Авыз ачу вакытында Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов мөселманнарга үгет-нәсихәт бирде.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 14 апрельдә Ровное районы Тарлыковка авылында җирле мөселманнар Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов һәм Ровное районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Мохитов белән очрашты.

Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, чарада шулай ук якын-тирә авылларда яшәүчеләр һәм имамнар катнашты. Саратовтан килгән кунаклар белән бергә алар уразаның икенче көнендә күмәкләп кичке намаз укыды һәм ифтарда катнашты.

Авыз ачу вакытында Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов мөселманнарга үгет-нәсихәт бирде. Ул изге Рамазан аенда (бу вакытта Аллаһы Тәгаләнең шәфкать капкалары ачыла) Аллаһыга рәхмәт әйтергә һәм гөнаһларын кичерүен сорарга чакырды.

Мөфти шулай ук Изге айда хәйриячелеккә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100