news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургтагы хәрби частьтә мөселман солдатлар өчен намаз уку бүлмәсе ачылды

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Артур Мөхетдинов карары белән намаз уку бүлмәсенә ислам атрибутикасы, Коръән һәм ислам нигезләре буенча китаплар тапшырылды.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 10 апрельдә Екатеринбургтагы Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Владимир Пикалов исемендәге 29нчы радиация, химик һәм биологик саклану аерым бригадасында мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачылды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге бүлмә шушы частьтә хезмәт итүче мөселман хәрбиләр (алар 30га якын кеше) үтенече белән булдырылды.

Әлеге мөһим вакыйга - радиация, химик һәм биологик саклану бригадасы һәм Урал мөхтәсибәте җитәкчелегенең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсе – изге Рамазан ае алдыннан узды. Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) башлыгы Артур Мөхетдинов йөкләмәсе белән намаз уку бүлмәсен ачу тантанасында мөхтәсибәт вәкилләре – «Изумруд» мөселманнарның җирле дини оешмасы (Екатеринбург шәһәре) рәисе Таһир Шәрәфиев һәм Бакыр мәчет хезмәткәре Рамил хәзрәт Әхмәтшин да катнашты.

Мөселман хәрбиләр намаз уку өчен билгеләнгән бүлмә зур түгел, ул көпчәктәге трейлерны (җыйнак кына будка) хәтерләтә. Шимбә көнне биредә тәүге азан яңгырады. Бүлмәдә бизәкләү эшләре дәвам итә, әле күмәк намаз укымаганнар.

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Артур Мөхетдинов карары белән намаз уку бүлмәсенә ислам атрибутикасы, Коръән һәм ислам нигезләре буенча китаплар тапшырылды. Чара тәмамланганнан соң кунаклар өчен хәрби часть буйлап экскурсия оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100