«Мәскәү татарлары штабы» традицион ифтарлар урынына азык-төлек һәм кайнар аш өләшәчәк

«Мәскәү татарлары штабы» «Рамазан ае барышында мохтаҗларга һәм аз керемлеләргә ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе үткәрәчәк.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә изге Рамазан ае, изге гамәлләр һәм яңа мөмкинлекләр ае башлана. «Мәскәү татарлары штабы» традицион ифтарлар урынына «Рамазан ае барышында мохтаҗларга һәм аз керемлеләргә ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе үткәрәчәк. Бу хакта «Мәскәү татарлары штабы»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция кысаларында мохтаҗ һәм аз керемле гаиләләр, инвалидлар, ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм кайнар аш таратачаклар. Калган хәйрия акчаларын балалар йортлары һәм приютлар, шулай ук тернәкләндерү үзәкләренә тапшыру күздә тотыла.

Моннан тыш, Рамазан ае барышында шефлыкка алынган 460 ветеран һәм аз керемле 300 гаилә бүләкләр алачак.

Акцияне оештыручылар битараф булмаган барлык татарларны проектка кушылырга чакыра, имамнар чарада катнашучы һәркемнең исәнлегенә атап дога кылачак.

«Ураза аенда „Мәскәү татарлары штабы“ның барлык изге эшләрендә һәм хәйрия проектларында катнашырга чакырабыз. Чөнки Рамазан чыннан да изге һәм бәрәкәт белән тулы ай», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.