Чистайның Ислам үзәгендә татар телен саклауның әһәмиятенә багышланган кичә узды

«Безнең тарихыбыз дин белән бәйләнгән — димәк, динебезнең нигезе булып тел тора», — диде очрашуда Чистайның «Иман» мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә «Таяну ноктасы» дип исемләнгән фикер алышу кичәсе узды. Әлеге чараны Чистай мөхтәсибәте Бөтендөнья татар конгрессы Чистай җирле оешмасы белән бергәлектә оештырды.

Кичәне оештыручылар Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән чарада туган телебезне саклау, үстерү, татар телендә белем бирү мәсьәләләре буенча фикер алышырга чакырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Әлеге кичәгә Чистай мөселман яшьләре берлеге активистлары, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, шәһәрнең мөселман яшьләре, татар теленә битараф булмаучылар — барлыгы иллегә якын кеше җыелды.

Чараны дин нигезләрен өйрәнүче укучылары ачып җибәрде. Алар татар телен өйрәнүнең әһәмиятенә багышланган шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, шулай ук салаватлар укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр.

Чистайның «Иман» мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин татар теленең байлыгы турында сөйләде, халкыбыз мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен туган телебезне яхшылап өйрәнү кирәклеген җиткерде. «Безнең тарихыбыз дин белән бәйләнгән — димәк, динебезнең нигезе булып тел тора», — диде ул.

Кичәне Бөтендөнья татар конгрессы Чистай җирле оешмасы вәкиле Рушания Закирова һәм мөхтәсибәтнең татар теле укытучысы Зөлфия ханым Шәйхетдинова алып барды. Очрашу кунаклары киләчәктә дә әлеге тема буенча фикер алышуны дәвам итәргә, туган телнең әманәт булуын аңлатып очрашулар уздыру тәкъдимен җиткерделәр.