Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районы Явлаштау авылы мәчете 95 еллыгын бәйрәм итте
Мәчетнең 95 еллыгын бәйрәм итәргә ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район җитәкчеләре, дин әһелләре, Явлаштау авылы халкы килде.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Саба районы Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел тулды. Ул районда бердәнбер манарасы киселми калган иман йорты. Республикабызның «Мәдәни мираслар» исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
- Беренче иман йорты бу авылда 1871 елда ук төзелгән була. 1924 елда көчле янгын чыгып, авылдагы 17 хуҗалык юкка чыга, ут телләре мәчетне дә читләтеп үтми. Әмма авыл халкының тырышлыгы белән мәчет торгызыла, манарага ай куела. Биредә 30нчы елларга кадәр азан тавышы өзелми. Колхозлашу чоры башлангач, дин бетерелә, авыл мулласы Габделбәр хәзрәтне дә гаиләсе белән Себергә сөргенгә озаталар. Мәчет манарасын кисәргә дип килүчеләрнең бер өлешен халык бик яхшы итеп «сыйлап», кунак итеп озата. Әмма кабат килүчеләргә инде көрәк-сәнәкләр белән каршы чыга.
- Дин тыелган заманнарда да авылда иман бетми, авыл халкы качып посып булса да дини йолаларны башкара. Мәчет бинасы озак вакытлар клуб булып тора, аннары китапханә ролен дә үти. 1993 елда реконструкция ясалып, халыкны кабат иманга чакыра башлый.
Мәчетнең 95 еллыгын бәйрәм итәргә ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район җитәкчеләре, дин әһелләре, Явлаштау авылы халкы килде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләү җиткерелде, бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз