news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә «Нигъмәтҗан» мәчетенең юбилее көнендә мәдрәсә ачылды

Мәчетнең 30 еллык юбилее көнендә өлкәннәргә азык-төлек җыелмалары таратылды.

Яшел Үзәндә «Нигъмәтҗан» мәчетенең юбилее көнендә мәдрәсә ачылды
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзән районы Олы Яке авыл җирлегенең Каратмән авылында «Нигъмәтҗан» мәчете 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Биредә мәдрәсә дә ачылды.

Иман йорты халыкка ничә ел хезмәт итсә дә, мәдрәсә биредә булмый. Һәм, ниһаять, быел янкорылма салгач, аны ачу мөмкинлеге булдырыла. Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм авыл халкы ярдәме белән мәчеттә зур эш башкарыла.

Хәзер исә ял көннәрендә ирләр дә, хатын-кызлар да чиратлашып укырга йөри. Авылның имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов һәм Бишнәдән килеп йөрүче Сөмбелә Абдуллина дин нигезләрен өйрәтә.

«Гыйбадәт кылу бүлмәсе 85-100 кешене сыйдырышлы. Яңа янкормада 50 кеше укый ала, бу урын шулай ук безгә Коръән мәҗлесләре үткәрү вазифасын да үтиячәк. Җомга көннәрендә мәчеткә 17 кеше йөри», — дип сөйли Әхтәм хәзрәт.

Кунаклар арасында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән район мөхтәсибе, «Тарихи» мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм авыл халкы катнашты. Бәйрәм ашы алдыннан, мәчетнең тарихы белән таныштылар, яңартуда өлеш керткән игелекле кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде, вәгазь, Коръән һәм намаз укылды.

Шул ук көнне авылның өлкән кешеләренә азык-төлек җыелмалары таратылды, район башлыгы һәркем белән шәхсән аралашты, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Михаил Афанасьев мәчеткә истәлекле — Шамаил кулъязмасы бүләк итте, дини учреждениене үстерүгә хәйрия кертеме ясады, шулай ук бүләкләр тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100