news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Җәмигъ мәчетен төзү урыны турындагы мәсьәлә әле тикшерелә

Казансуның уң ярында Кырлай паркы янындагы территория, Бишбалта бистәсендәге комлы база янындагы территория, Шоссе урамындагы яр буендагы мәйданчык һәм башка вариантлар карала.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Казанда Җәмигъ мәчетен төзү урыны буенча берничә вариант карала. Кирәкле тикшеренүдән һәм килештерүдән соң ул тулысынча хәл ителәчәк.

Казансуның уң ярында Кырлай паркы янындагы территория, Бишбалта бистәсендәге комлы база янындагы территория, Шоссе урамындагы (Киров районы) яр буендагы мәйданчык һәм башка вариантлар карала. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Татарстан Президенты барлык кирәкле экологик тикшеренүләр һәм шәһәр төзелеше килешүләрен үткәрү бурычын куйды. Шуннан соң гына Җәмигъ мәчетен төзү урыны турында соңгы карар кабул ителәчәк», — дип белдерде ул.

Казансуның уң ярында Җәмигъ мәчетен төзү турындагы якынча карарны 13 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100