420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча шәһәренең Боз сараенда мөхтәсибәт бүләгенә «Тукай якташлары» дип исемләнгән хоккей турниры булды. Ярышта 8 команда көч сынашты, карарга өч йөзгә якын кеше килгән иде.
Хоккей турнирында беренче урынга һәм күчмә кубокка Яңа Кенәр командасы лаек булды. Хәсәншәех һәм Субаш Аты командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Җиңүче командаларга грамоталар, медальләр тапшырылды. Мөхтәсибәт яшь хоккейчыларга намаз уку мөмкинлекләрен тудырды һәм төшке аш белән сыйлады.
Катнашучыларны Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов сәламләде.
Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров мөфти исеменнән сәлам җиткерде һәм яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә чакырып, Пәйгамбәребезнең хәдисен китерде: «Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма аларның икесендә дә хәерлелек бар…»
Ул мондый ярышларның авылларны берләштерүен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалавын билгеләп үтте, мөхтәсибәткә рәхмәтләрен белдерде, диелә хәбәрдә.